ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июль 2019, 16:50

Югары балл җыючыларга – югары стипендия

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары баллар җыйган абитуриентлар очен махсус өстенлекле шартлар булдырган. Бюджет нигезендә көндезге бүлеккә укырга кергән бу абитуриентларның стипендияләре арттырылган, ә акча түләп укырга керүчеләр өчен 50% ка кадәр ташлама ясала. Ректоратта моны гади аңлаталар: республиканың иң көчле укучыларына Башкортстанда югары белем алу өчен шартлар булдырырга кирәк.

Югары стипендия БДИның өч фәне буенча 250 һәм аннан да күбрәк балл җыйган абитуриентлар, шулай ук имтиханнарның берсен 95 һәм аннан да югарырак баллга тапшыручыларга тәгаенләнә. Мондый студентлар ай саен 10 мең сум стипендия алып укыячак, махсус стипендия беренче семестр дәвамында тапшырыла.

Югары балл җыючылар өчен коммерция нигезендә уку өчен нинди күләмдә акча түләнергә тиешлеге турындагы мәгълүматны БДПУ-ның рәсми сайтыннан белергә була.
Читайте нас: