ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июль 2019, 13:04

Бал дефицитка әйләнмәс, дип өметләник

Быел бал җитештерү якынча 1,5 процентка кимергә мөмкин, әмма бу аның дефицитына китермәячәк. Умартачылар 70-90 тонна бал алып бетермәс дип көтелә, әмма якынча 6 мең тоннага якын товар балы җитештерелгән республика өчен бу зур йогынты ясый торган күрсәткеч түгел. Башкортстан авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов «Интерфакс» агентлыгына быел бал җитештерү кимүдән күрелгән зыян 32,4 млн. сум тәшкил итәргә мөмкин, дип сөйләде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 10 районда умарта кортлары үлгән, 2,74 мең күч һәлак булган.

Аграр ведомство башлыгы: «Кайбер сәүдәгәрләр бу хәлдән файдаланып балның сату хакын арттырырга мөмкин. Шул ук вакытта югары сыйфатлы продуктның килограммы өчен 360 сум — гадел бәя», — дип билгеләде.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында умарта кортларының күпләп үлү сәбәпләрен өйрәнү өчен махсус ведомствоара төркем булдырылган. Һәлак булган бал кортларының үрнәкләре махсус лабораторияләргә җибәрелде.

«Умарта күчләренең үлүенә аграрийларның һәм умартачыларның үзара килешеп эшләмәве сәбәп булып тора. Аграрийлар үз чәчүлекләрен химик ысул белән эшкәрткән, шул ук вакытта янәшәдә шәхси умарталыклар булган. Күпчелек очракта умарталарны кырлар янында урнаштыру килешүләрсез, санкцияләнмәгән характерда булды, аграрийлар белән дә, муниципалитетлар администрацияләре белән дә килешенмәде», — дип тә билгеләде Илшат Фазрахманов.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы бал кортларын үрчетүчеләргә умарталыкларын тиешле тәртиптә рәсмиләштерергә, район хакимияте һәм аграрийлар белән диалог төзергә, ветеринария хезмәтенә умарталарны күчерү маршруты турында хәбәр итәргә тәкъдим итте.

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел июнь-июль айларында 35 меңнән алып 300 меңгә кадәр умарта һәлак булган. Мондый хәл 24 төбәктә, аерым алганда, Курск, Липецк, Рязань, Саратов өлкәләрендә, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Алтай краенда күзәтелде.
Читайте нас: