ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июль 2019, 18:11

Автобуслар паркы яңартыла

Күптән түгел Уфада тантаналы шартларда “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе вәкилләренә 20дән артык автобус тапшырылды.

“НефАЗ” заводында җитештерелгән бу транспорт чарасының һәркайсы 7 миллион сум тора. Автобуслар салоны пассажирлар өчен уңайлы, утыргычлар көйләнә һәм хәвефсезлек каешлары белән җиһазландырылган, шулай ук сумка куя торган шүрлекләр урнаштырылган, багаж урыны да иркен. Алар шулай ук кондиционер, электрон рейс күрсәтүче табло, тавыш белән сөйләүче информатор һәм башка заманча функциональ аппаратлар белән җиһазландырылган.

Автобуслар тапшыру тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. Автобуслар муниципаль-ара маршрутларда йөри. Июль азагына кадәр “Башавтотранс” оешмасына янә шундый 6 автобус тапшырыла. Дәүләт контрактының гомум бәясе 184 млн. сумнан артты.

Моннан тыш, 1 ноябрьгә кадәр оешма шәһәр маршрутларында чыгарылачак 74 заманча пасажир автобусына ия булачак, дип көтелә.
Читайте нас: