ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июль 2019, 14:13

Республика күләмендәге спартакиада үтте

Шимбә көнне бәрәкәтле Чакмагыш җире янә кунакларны кабул итте. Район сабан туйлары үткән Кәшәк авылы янындагы тугайда республиканың барлык төбәкләреннән килгән Федераль салым хезмәте идарәлеге һәм салым органнары хезмәткәрләренең ХIII җәйге спартакиадасы үтте. Быел аларга федераль казначейлык идарәлегенең Башкортстандагы бүлекләре һәм федераль Росреестр хезмәтенең төбәктә эшчәнлек алып баручы бүлекләре хезмәткәрләре дә кушылды. Спартакиадада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеев һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкиле Р.С.Бакиев сәламләде һәм уңышлар теләде.

450дән артык кешене берләштергән 14 команда әгъзалары йөгерү, озынлыкка сикерү, армрестлинг, волейбол кебек спорт төрләрендә җитезлектә, остлыкта үз көчләрен сынады. Спорт ярышларында судьялар итеп Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укытучылары билгеләнде. Төрле спорт төрләре буенча ярышлар көн озынына диярлек дәвам итте. Һәр ярыш үзенчәлекле һәм кабатланмас атмосферада үтеп, анда катнашучыларга һәм үз командалары вәкилләрен хуплап торган көярмәннәргә уңай эмоцияләр бүләк итте һәм әлбәттә инде, төрле төбәкләрдә хезмәт салган коллективларны бердәм коллектив итеп туплап, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм спортны үстерүгә дә булышлык итте.
Читайте нас: