ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июль 2019, 12:44

Яр буен төзекләндерү проекты халыкта хуплау тапты

Үткән җомгада район үзәгенең Яр буе урамында гражданнар сходы үтте. Анда җыелучылар “2018-2024 елларга исәпләнгән Башкортстан Республикасының Чакмагыш муниципаль районында заманча шәһәр мохитен булдыру” муниципаль программасы чикләрендә тормышка ашырылган Чакмагыш елгасы ярын төзекләндерү проекты белән танышып, башкарыласы эшләр турында хәбәрдар булды. Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары А.Җ.Басыйров, архитектура бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы секторы мөдире Р.Р.Вәлиева һәм Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Ф.Ә.Ишморатов сходка килүчеләргә әлеге проектны тормышка ашыру этаплары һәм барышын җентекләп аңлатып, шушы төбәктә яшәүчеләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр. Сходта катнашучылар әлеге проект буенча үз фикерләрен белдереп, бу төзелешне хупладылар.
Читайте нас: