ИГЕНЧЕ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2019, 16:14

Августта безне нинди яңалыклар көтә?

ЭШЛӘҮЧЕ ПЕНСИОНЕРЛАРНЫҢ ПЕНСИЯСЕН ИНДЕКСАЦИЯЛӘҮ
Түләүләрне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, моның өчен бернинди гариза да тапшырырга кирәкми. Әмма бу үзгәрешләргә 2018 елда эш бирүчеләр алар өчен пенсия һәм страховка взносларын түләгән пенсия яшендәге гражданнар гына дәгъва итә ала.

ЧӘЧКӘЛӘР ҺӘМ ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘРНЕ ИЛ ЧИГЕ АША АЛЫП ЧЫГУ КҮЛӘМЕ НОРМАЛАШТЫРЫЛА

19 августтан башлап, шул исәптән багажда чәчәк һәм җиләк-җимешне ташу кагыйдәләренә кагылышлы законнар гамәлдә булган нормаларга туры китерелә. Документ нигезендә фитосанитар сертификатлары булмаган чәчкәләр өч бәйләмнән, җиләк-җимеш һәм яшелчә 5 кг. артмаска тиеш.

ХЕЗМӘТ ТУРЫНДАГЫ ЗАКОННЫ БОЗГАН ӨЧЕН ШТРАФЛАР

Бу айдан Русиядә “эш хакы коллыгы” бетерелергә тиеш. Болай дигәндә эш бирүченең хезмәткәр үзе сайлаган банк карточкасына хезмәт хакын күчерүдән баш тартуы күз уңында тотыла. Бу хактагы закон 2014 елдан ук гамәлдә булса да, моңа кадәр әлеге канунны санга сукмаган җитәкчеләр өчен җаваплылык тоту чарасы закон дәрәҗәсендә аныкланмаган иде. Хәзер бу җитешсезлек бетерелде.

МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ЭШЕНӘ КОМАЧАУЛЫК ИТКӘН ӨЧЕН ҖӘЗА

6 августтан административ һәм Җинаять кодексларына медиклар эшенә комачауларга тырышкан өчен җаваплылык каралган төзәтмәләр үз көченә керә. Алар 2019 елның июлендә кабул ителде.

Медицина хезмәткәре эшенә комачауларга омтылган гражданинның гамәлләрендә җинаять составы булмаса, хокук бозу административ хокук бозу буларак квалификацияләнәчәк, ә гаеплегә дүрт меңнән алып биш мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

"Ашыгыч ярдәм" машиналарына юл бирүдән баш тарткан водительләрне дә онытмаганнар — аларга биш мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Әгәр бу гамәлләр нәтиҗәсендә пациентның сәламәтлегенә җитди зыян салынса, сүз җинаять җаваплылыгы турында барачак. Хокук бозучыга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Пациент вафат булган очракта бу срок дүрт елга кадәр арттырылырга мөмкин — шул исәптән «ашыгыч ярдәм» машинасына юл бирмәгән водительләр турында сүз барганда.

ИПОТЕКА ТҮЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН “КАНИКУЛЛАР”

Җәй азагыннан ипотека каникулларын рәсмиләштерергә теләүчеләргә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми (бу каникулларны рәсмиләштерү процедурасын күздә тота). Дөрес, экономия зур түгел — хәзер бу пошлина 200 сум тәшкил итә.

Өлешләләтә милек хуҗаларына кагылачак үзгәрешләр зуррак. Хәзер өлешләләтә милектә булган күчемсез милек белән бәйле сату-алу килешүләренең бер өлешен үткәргәндә, бәхәсле хәлләр турында сүз бармаганда һәм барлык милекчеләр тулы килешүгә ирешкән очракта, нотариус катнашыннан башка гына да эш итәргә була.

Шул ук вакытта гомуми милек хокукындагы аерым өлешләр ипотека турындагы килешү яки читләштерү буенча алыш-бирешләр элеккечә нотариаль раслауга карый.

Р. Арсланова әзерләде.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы, фото – ачык чыганак.
Читайте нас: