ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2019, 16:19

“Безнең өйнең яме” — “Сестрёнка” дөнья гизәчәк

“Walt Disney” (барыбыз да белгән Уолт Дисней компаниясе) танылган башкорт әдибе Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” әсәре буенча төшерелгән “Сестрёнка” хәрби драмасын прокатка чыгарачак. Бу хакта М.Кәрим исемендәге Фондтан хәбәр итәләр.

Режиссер А.Галибин төшергән әлеге фильмның премьерасы быел 19 сентябрьдә булачак. Киң экраннарга ул бөек башкорт язучысының 100 еллык юбилее алдыннан чыга. Фильмда төп рольләрне 7 яшьлек Арслан Крымчурин белән 9 яшьлек Марта Тимофеева башкара.

Бу хәрби драма РФ Мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән Уфадан 180 чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Хәсән авылында, башкорт, рус һәм украин телләрендә төшерелгән. Проектны эшләүдә М.Кәрим исемендәге Фонд катнашкан.

Р.Арсланова әзерләде.

Чынагак: “Башинформ” агентлыгы, фото: ачык чыганак.
Читайте нас: