ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2019, 16:22

Чакмагышлыларга тиңләшүче юк әлегә

Республикада урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Бүгенге көнгә Башкортстанда 11 мең гектарда сабанашлык культуралары җыелган, 26 мең тонна ашлык суктырылган. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 31 июльгә сабанашлык культуралары урагына 18 район төшкән. Нигездә арпа һәм борчак суктыралар. Әлегә иң күп ашлык Дүртөйле һәм Мәләвез районнарында суктырып алынган. Һәр гектардан алынган уңыш күләме буенча Чекмагыш аграрийларына тиңнәр юк, дип хәбәр итәләр төбәк министрлыгыннан.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы, фото – “Игенче” гәзите редакциясе архивыннан.
Читайте нас: