ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2019, 16:31

Урман янгыннары сүндерелгән

Зилаер районында быел республикада теркәлгән иң эре урман янгыннарының берсе сүндерелгән.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Юлдыбай участок урманчылыгы территориясендә янгын 30 июльдә чыгып, 10 га. мәйданны ялмап алган. Тәүлек эчендә аның мәйданы 76 га. җиткән.

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 июльдә кич белән янгын локальләштерелгән. Аны сүндерүгә хәзер 92 кеше һәм 32 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Тагын бер урман янгыны Бөрҗән районында чыкты. Уттан 10 га. урман зыян күрде. Янгын сүндерүдә җиде кеше катнашкан, биш берәмлек махсус техника эшләгән.

Зилаир районында да Кананикольский урманчылыгы территориясендә 31 июльдә 9 га. мәйданда чыккан урман янгынын сүндерүгә 24 кеше һәм тугыз берәмлек техника җәлеп ителгән.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы, фото – ачык чыганактан.

Р.Арсланова әзерләде.
Читайте нас: