ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 14:26

“Аек авыл” конкурсы игълан ителде


  • Башкортстанда «Аек авыл» республика конкурсы дәвам итә. Конкурсның район этабына гаризалар 15 августкача кабул ителә. 30 ноябрьгә кадәр «Районның аек авылы» исеменә дәгъва итүчеләр эчкечелеккә каршы көрәш буенча чаралар үткәрергә, халык арасында аңлату-агарту эшләре алып барырга тиеш. Конкурсның беренче этабына йомгаклар катнашучыларның алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүматны тупланган презентация материалларын бәяләгәч ясала. Катнашучылар проектларны халык алдында яклый. Конкурсның икенче — республика этабы 2019 елның 1 сентябреннән муниципаль районнарда җиңүчеләр арасында уза. Бәйгенең ахыргы нәтиҗәләрен 30 ноябрьгә кадәр игълан итәчәкләр.
    Конкурсның республика этабына гаризалар 1 декабрьдә кабул ителә башлый. Анда катнашучы торак пунктларда чаралар оештыру, презентацияләрне халык алдында яклау һәм конкурста җиңүчеләрне билгеләү өчен Интернет аша тавыш бирү оештырыла.
    “Аек авыл-2019” республика конкурсы муниципаль районнарның авыл җирлекләре арасында үткәрелә. Проектта катнашуга аек яшәү рәвешен пропагандалаучы журналистлар, йолдызлар җәлеп ителде. Артабан мөһим закон актларын яисә башка кирәкле документлар кабул итү максаты белән проблеманы хәл итүгә җәмәгатьчеләр генә түгел, ә җирле һәм дәүләт хакимияте органнары да кушыла. Конкурс дәвамында алкоголь һәм тәмәкене рекламалау һәм аларны куллануны пропагандалауны туктату һәм закон белән тыюга, кешеләрне алкоголь, тәмәке һәм наркотикларга бәйлелектән азат итүгә, шулай ук бу зыянлы матдәләрне куллануга рөхсәт итү турындагы ялган күзаллаулардан азат итүгә юнәлтелгән аңлату-агарту эшчәнлеге алып барылачак; сәламәтләндерү проблемалары буенча курслар, конференцияләр, форумнар оештырылачак.
    Быел оештыручылар конкурста катнашучыларны ачык активлык, киң күләм матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарату буенча бәяләячәк. Социаль челтәрләрдә аек яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән материалларны урнаштырганда, “Аек Авыл2019”, #Трезвоесело2019, #Айыҡауыл2019 хештегларын Башкортстан Республикасы авыл җирлеге һәм муниципаль районы исемен курсәтеп кулланырга кирәк.
    Конкурста җиңүчеләргә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм максатлы акчалата бүләкләр:
    — беренче урынга —500 мең сум;
    — икенче урынга — 250 мең сум;
    — өченче урынга —150 мең сум тапшырылачак.
    Оештыру комитеты карары буенча акчалата бүләк авыл җирлеген артабан үстерү өчен кулланыла. Финалга чыккан унике торак пункт Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм һәркайсы 25 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнә. #Трезвоесело2019, #Айыҡауыл2019, хештеглары буенча социаль челтәрләрдә интернет-кулланучыларның активлыгын анализлау йомгаклары буенча Оештыру комитеты конкурсның егерме активистын билгели. Алар укытучылар, журналистлар, пенсионерлар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләр булырга да мөмкин. Аларга Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм һәркемгә 10 мең сумлык кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
    Конкурсның шартлары белән Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның рәсми сайтында танышырга мөмкин. (http://kurultay-ufa.ru/ru/2019/04/09/положение-о-респ..)
    Конкурсны оештыручылар — Бөтендөнья башкортлары Корылтае белән берлектә Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте, муниципаль районнар хакимияте, гаилә һәм хезмәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, матбугат һәм массакүләм матбугат чаралары агентлыгы.


Конкурсны үткәрү графигы
20.07.2019-30.11.2019 — «Аек авыл-2019 " конкурсының район этабы;
20.07.2019-15.08.2019 — конкурсның район этабына гаризалар кабул итү (муниципаль район хакимияте);
15.08.2019-19.11.2019 —чаралар оештыру һәм үткәрү, документлар рәсмиләштерү;
20.11.2019-30.11.2019 — презентацияләрне оештыру һәм халык алдында яклау (муниципаль район хакимиятенең аерым графигы буенча).
Конкурсның II этабы
01.12.2019-29.02.2020 — “Аек авыл-2019” конкурсының республика этабы
01.12.2019-07.12.2019 — конкурсның республика этабына гаризалар кабул итү;


  • 07.12.2019-23.02.2020 — конкурста катнашучы торак пунктларда чаралар оештыру, документлар рәсмиләштерү;
    24.02.202020-28.02.2020 — презентацияләрне халык алдында яклауны оештыру һәм үткәрү (оештыру комитетының аерым графигы буенча);
    01.03.2020-10.03.2020 — конкурс җиңүчеләрен билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү;
    20.03.2020 гә кадәр нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.





  • Читайте нас: