ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 14:34

Август аена сынамышлар

Җәйнең соңгы ае – август та башланып китте. Август сынамышларына күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамаларга була.
–Августның беренече атнасында бертөрле һава сакланса, кыш озын һәм карлы була;
–Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына;
–Августта каеннарда сары яфраклар күп булса, көз иртә килә;
–Август азагында торналар көтүе белән көньякка очса, кыш иртә килә;
–7 августта яңгыр яуса, кыш карлы була;
–16 августта көчле салкын җил иссә, суык кышка, җылы җил иссә – йомшак, карлы кышка.
–19 август коры булса, көз коры була, юеш булса – юеш көз килә, аяз булса – кырыс кышка;
–31 август әрем тамырын карагыз, әгәр яшь тармаклары калын булса – киләсе елда уңыш уңар.
Читайте нас: