ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 16:21

Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларны хәстәрләп

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Р.Ф.Хәбиров Указы нигезендә агымдагы елның 1 июленнән башлап ел саен авыл җирендәге мәктәпләрдә эшләүче яшь укытучыларга 600 мең сум күләмендә 100 грант бүлү планлаштырыла. Бу гамәл авыл җирлегендә эшләүче һәм яшәүче яшь педагогларга дәүләт ярдәме күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү һәм югары һөнәри казанышларга ирешүгә этәргеч бирү максатында тормышка ашырыла.

Грант авыл мәктәбендә 2 елдан да азрак эшләмәгән һәм 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган укытучыларга конкурс нигезендә тапшырыла. 1 августта бу бәйгедә катнашу өчен заявкалар кабул итү тәмамланды.

Безнең Чакмагыш районыннан әлеге конкурста өч яшь педагог катнаша. Алар – Иске Бәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйлә Рифат кызы Макулова, Рәҗәп урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Мансаф кызы Габделбасыйрова һәм Үрнәк урта мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Гөлназ Хәмит кызы Исламова.

Иске Бәшир урта мәктәбендә яшь буынны туган тел серләренә төшендереп, ана телендәге әдәбият аша тәрбия биргән РӘЙЛӘ МАКУЛОВА белән бу хакта берникадәр әңгәмәләшеп алдык.
(Бу хактагы тулырак язманы “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында укырга була).
Читайте нас: