ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 18:30

Уңайлыкка тиз күнегелә

  • Заман алга барган саен аның уңайлыклары да арта баруын беркем дә кире какмас, мөгаен. Моннан алдагы 5-6 ел белән генә чагыштырганда да сизелерлек бу үзгәрешләр. 2014 елның 5 августында район үзәгендә эшли башлаган Күп функцияле үзәк тә – шушы заман уңайлыкларының бер чагылышы. Моңа кадәр милек сату-алу яки башка төрле рәсми дәүләт теркәлүе үтү өчен берничә оешмага йөреп җыя торган документлар пакетын билгеләнгән вакытта бер урынга гына килеп тапшыру һәм дәүләт теркәвен үткәннән соң килеп алу уңайлыгын бу 5 елда бик күпләр бәяләп өлгергәндер, мөгаен. Бу очракта башкарылган эшләр өчен дәүләт тарафыннан билгеләнгән түләүләр генә тотылуы да мөһим. Ә алар мондый эшләрне башкарган шәхси эшкуарлар куйган хактан шактый аерылганы да беркем өчен дә сер түгел. Һәм инде оешмалар буйлап белешмә җыеп йөргән вакытның хакы да бәһасыз.
    Әйткәндәй, үзәк ачылган чордан башлап монда халыкка күрсәтелгән хезмәтләр төре дә елдан-ел арта бара. Күпләр монда монда Русия паспортларын да, чит ил паспортларын да эшләтеп өлгергәндер, кемнәрдер машина йөртүгә хокук бирүче таныклыкларын алыштыру мөмкинлегеннән дә файдалангандыр. Үзәкнең шимбә көнне дә эшләве аеруча уңайлы. Ә бу үз чиратында пропискада монда булып, Уфада яки башка шәһәрдә белем алучы студентларга биредә паспорт алыштыру өчен эш көннәрендә укуларыннан сорап яки гариза язып кайту таләп ителми, дигән сүз. Бу хакта да байтак танышларның сөенеп сөйләгәнен ишетергә туры килде. Шулай ук эш вакытында хезмәт урынын калдырып китә алмаучылар өчен дә шимбә көне —документлар мәсьәләсен хәл итү өчен уңайлы вакыт. Монда эшләүче хезмәткәрләрнең һәр мөрәҗәгать итүче кеше белән итәгатьле мөгамәләдә булуы, нинди документлар таләп ителүен җентекләп аңлатуы турында да өлкәннәр сокланып сөйли.
    Бүгенге көндә Чакмагыштагы Күп функцияле 294 төр дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү оештырылган. Аларның күпчелеге, аныклап әйткәндә,151-е — республика хезмәтләре. Моннан тыш, 74-е —федераль, 31е —муниципаль хезмәтләр, 33-е коммерцияле һәм башка төр хезмәтләр.
    2018 елда һәр мөрәҗәгать итүче белән эшләү вакыты норматив буенча 15 минут дип каралса да, ул уртача 10 минут тәшкил иткән. 2019 елның беренче яртыеллыгында бу күрсәткеч 6 минутка кадәр кыскарган. Хәзерге вакытта эшләүче тәрәзәләр санын 8гә җиткергәннәр. Мөрәҗәгать итүчеләрне 5 кабул итү тәрәзәсе аша һәм 3 өстәмә эш урынында хезмәтләндерәләр.
    Күп функцияле үзәк 2014 елның 5 августыннан 2019 елның июленә кадәр эшләгән 5 ел вакыт эчендә райондашлардан 164 806 мөрәҗәгать теркәлгән. 2014 елда — 8 794, 2015 елда — 25 747, 2016 елда 25 705, 2017 елда — 36 502 гариза бирүче мөрәҗәгать иткән. Күренүенчә, бирегә килүчеләр саны ел саен арта барган. 2018 елда инде алар 44 998 гариза тапшырган. Агымдагы елның 1 июленә исә мөрәҗәгать итүләр саны 23060ка җиткән.
    Биш ел дәвамында фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында Үзәк хезмәткәрләренең эшенә кара үз тәэссоратларын уртаклашкан 168 кешенең бәяләмәсе теркәлгән.
    Чакмагыш авылындагы Күп функцияле үзәк бүлекчәсе халык иң күп йөри торган, хәрәкәт күп булган Ленин урамында урнашкан. Аның мәйданы 200 кв. метрдан артык. Әлеге вакытта Илдар Илүс улы Низамов җитәкчелек иткән Үзәкнең Чакмагыш бүлегендәге штатында югары белемле 15 хезмәткәр бар. 10 белгеч операция залында мөрәҗәгать итүчеләр белән турыдан-туры эшли. Коллективның уртача яше — 32 яшь.
    Күп функцияле үзәк бүлегендә гариза тапшыручылар өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган: дәүләт пошлинасын түләү өчен Саклык банкы һәм СМП банкның терминаллары урнаштырылган. Хезмәт күрсәтү электрон чират буенча алып барыла. Балалар белән килүче клиентлар өчен уенчыклары күп булган балалар почмагы җиһазландырылган, интернет-кафе эшли. Сәламәтлеге торышы буенча хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар өчен уңайлыклар булдырылган. 2019 елның июнендә бүлектә ребрендинг үткәрелде. Бүлмәләр уңайлырак итеп үзгәртелде, ә хезмәткәрләрнең эш урыны гариза бирүчеләргә якынрак булырлык итеп урнаштырылды.
    5 ел хәтта оешма тарихы өчен әллә ни күп вакыт булмаса да, Үзәк хезмәткәрләре шактый зур казанышларга да ирешеп өлгерде. Күп функцияле үзәкнең Чакмагыштагы бүлеге 2014 елда «Уңайлы мохит» республика смотр-конкурсында 2нче урынны яулаган иде. Ә инде 2018 елда республика күләмендә ел саен үткәрелә торган «Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге» конкурсында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күп функцияле үзәге " номинациясенең «5 тәрәзә һәм аннан да кимрәк» категориясендә җиңүче исемен яулады. Болар барысы да – комптетентлы, югары оештыру осталыгына ия булган җитәкченең һәм үз эшенең осталары булган белгечләрнең, гомумән, тоташ коллективның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Ә коллектив яуланган казанышлар белән генә тынычланып калырга уйламый – эшчәнлекне камилләштереп, мөрәҗәгать итүчеләрне хезмәтләндерү сыйфатын тагын да яхшыртып, артабан да алдынгы бүлекчәләр исемлегендәге урында ныклы тору өчен омтыла.
Читайте нас: