ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2019, 10:48

Укытучыларның республика киңәшмәсе 16 августка билгеләнгән

Башкортстан укытучылары мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенә 16 августта җыела. Ул традиция буенча яңа уку елы башланыр алдыннан уза. Быел аны Уфада үткәрү күзаллана. «Мәгариф сәгате»ндә Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин 1 сентябрьгә 9 яңа мәктәп ачылачагы, шулай ук планлаштырылган 21 мәктәпнең 10сында төзелеш эшләре тәмамланачагы турында хәбәр итте. Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау өчен быел 1 млрд. 36 млн. сум ача бүленгән. Бу сумма узган еллардан байтакка артык. Мәсәлән, 2018 елда бу максатларга 714 млн. сум бүлеп бирелгән.

Уфа һәм Стәрлетамак федераль бюджет акчасына төзелгән 3 яңа мәктәпкә 300 млн. сумлык яңа җиһазлар алынган.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республиканың барлык мәктәпләрендә 1 сентябрьгә җылы бәдрәфләр җиһазландырылачак. Элек санитар таләпләргә туры килмәгән 594 мәктәпкә җылы санузеллар кайтарылачак. Моның өчен бюджеттан 161 млн.сум акча тотынылган. Шуңа бәйле, Радий Хәбиров бу теманы шәхси контрольдә тотуы турында әйтте һәм: “Ниһаять, безнең балалар кышкы чатлама салкыннарда суык бәдрәфләргә йөрмәячәк”, — дип билгеләп үтте.

2019 елда 38,1 млн. сумлык 43 мәктәп спорт залы ремонтланачак.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты чикләрендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән санлы һәм гуманитар профильле 133 мәгариф үзәге оштырыла. Авыл мәктәпләрендә технология, тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм информатика кабинетлары җиһазландырылган. 63 мәктәпкә локаль Интернет челтәре кушыла һәм 2шәр компьютер сыйныфы җиһазландырыла, алдагы 2 ел дәвамында республиканың барлык мәктәпләренә киң полосалы интернет үткәрелә”, – дип хәбәр итте А.Хаҗин.

Башкортстан җитәкчесе укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьләләренә игътибар юнәлтте. Ул янгын хәвефсезлеге, мәктәпләрдә сак урнаштыру даими контрольдә булырга тиеш, дип ассызыклады.
Читайте нас: