ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 август 2019, 11:44

Һава торышы сөендерерме?

Башкортстанда 8 августка кадәр һава торышы гадәти күрсәткечләрдән 4-6 градуска түбәнрәк була, дип хәбәр итә Башгидромет Россия гидрометүзәгенә сылтама белән.

Хәзерге вакытта салкын төньяк циклон акрынлап Башкортстан территориясеннән Көнбатыш Себергә күчә. Явым-төшемнәрнең ешлыгы кимиячәк, җилнең көче бераз әкренәя, һава температурасы күтәрелә. Республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, һава температурасы төнлә +6,+11°, аязыган вакытта +1°, көндез +22°кадәр җылытачак.

Якшәмбе көнне кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Читайте нас: