ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 август 2019, 17:41

Кадрлар мәсьәләсе хәл итүне сорый

Республиканың мәгариф учреждениеләренә әлеге вакытта балалар бакчалары тәрбиячеләре, математика һәм инглиз теле укытучылары күпләп таләп ителә. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында әлеге белгечлекләр буенча 1578 педагог урыны буш. Бу хакта “Мәгариф сәгате”ндә Башкортстан мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хажин белдерде. Иң күп белгечләр – 604 кеше Уфа шәһәре учреждениеләрендә җитми. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров фикеренчә, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Октябрьский кебек эре шәһәрләр мәгариф учреждениеләрендәге кадрлар мәсьәләсен, республикадан ярдәм көтеп тормый, үзләре хәл итәргә тиеш.

Радий Фәрит улы ассызыклавынча, кадрлар проблемасын хәл итүгә төбәктә булдырылган авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучыларга грант бүлү яхшы этәргеч булырга тиеш. Төбәк җитәкчесе Указы белән агымдагы елның 1 июленнән республиканың 100 яшь педагогы 600 мең сум күләмендәге грантка ия булачак. Быел бу конкурста катнашу өчен 196 заявка тапшырылган. Алар тикшерелгән һәм озакламый 35 яшькәчә 100 педагог әлеге акча иясе булачак.
Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.

Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: