ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 август 2019, 17:11

КУЕРГАЗЫЛЫЛАР КОНТЕЙНЕРЛАРНЫ ҮЗЛӘРЕ ҖИТЕШТЕРӘ

Һәркайсыбызга мәгълүм булуынча, илдә “чүп реформасы” дәвам итә. Куергазы районында каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасын хәл итү ысулларын эзләүгә реформа гамәлгә керә башланганчы ук тотынганнар. Район үзәге Ермолаеводагы оешмада чүп җыю өчен бокслар җитештерә башлаганнар. Алар урнаштырылачак контейнер мәйданчыларын кору да кыенлыклар тудырмый. Якын арада мондый контейнерларны барлык торак пунктларда да урнаштыру күзаллана.

Заманча евроконтейнерлар И.Ступин җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән "Машхимтрейд" җәмгыятендә җитештерелә. Металлдан эшләнгән бу контейнерлар нык, җиңел һәм озак кулланылыш өчен тәгаенләнгән. Аларның күләме 1,1 куб. метр тәшкил итә. Чүп җыйгыч савытлар Европа стандартының барлык таләпләренә туры килә, кырыс климат шартларына җайлаштырылган. Өстәвенә, мондый контейнерның бәясе пластиктан эшләнгәннәренә караганда арзанрак, ә ярымтүгәрәк формасы аның төбен тулысынча чистартуны тәэмин итә.

Оешма нефть промыселы предприятиеләре өчен мичләр һәм төрле савытлар әзерләү белән шөгыльләнә, әмма контейнерлар җитештерү өчен кирәкле барлык шартлар бар. Монда портал плазмасы, эретеп ябыштыру аппаратлары кебек заманча җиһазлар җитәрлек. Ә иң мөһиме — белемле белгечләр бар, коллективның 15 процентын югары инженер-техник белемле хезмәткәрләр тәшкил итә.

Контейнерларны сатып алу өчен республиа бюджетыннан өстәмә акча бүлү каралган.

Сайтка Р.Арсланова әзерләде.
Читайте нас: