ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 август 2019, 18:01

Республика юлларында видеокамералар саны артачак

Русия Президенты Владимир Путинның указына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында юлларда махсус видеокамералар урнаштыру дәвам итә. Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, безнең республикада 2020 елга кадәр әлеге җайланмаларның саны 600гә җиткереләчәк. Аларны “Ростелеком”ның “Башинформсвязь” бүлекчәсе урнаштырачак. Бүгенге көндә республика буенча видеокамералар саны – 200 дән артык.
Юл иминлеген саклаучылар камераларның файдасы зур булуын билгелиләр. Мәсәлән, Туймазы районында өч ел элек видеокүзәтү чаралары урнаштырылгач, юл-транспорт фаҗигаләре саны 30 процентка кимегән.
Бу хакта тулырак: matbugat.ru.
Читайте нас: