ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 август 2019, 13:36

Киңәшле эш таркалмас

Район имам-хатибларының чираттагы җыелышы Рәҗәп авылының мәдәният йортында үтте.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев, биредәге өлкәннәрне реабилитацияләү үзәге директоры Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев катнашты. Чараны ачып, район имам-мөхтәсибе Галим Фәдис улы Шакиров бүгенге җыелуның алда көтелгән мөселманнарның иң зур тантаналарының берсе – Корбан гаете алдыннан үтүе сәбәпле, әлеге бәйрәмне оешкан төстә итеп үткәреп җибәрү турында бергәләп әңгәмәләшү өчен мөһимлеге турында аңлатты. Ул шулай ук мәхәлләләрдә тантаналы чаралар үткәндә хәвефсезлек мәсьәләләренә тукталды, корбан чалу тәртибен аңлатты.

Район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Ямалеев мал суюда кабул ителгән тәртипкә ярашлы, корбан чалуны мәчет ихатасында түгел, ә шәхси йорт ихаталарында башкару кирәклеген хәтергә төшерде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Шакирова дини тәгълиматларны үтәү барышында җәмгыятебездә кабул ителгән әдәп һәм әхлак нормалары үтәлешенә игътибар итәргә чакырды, халык күпләп тупланган урыннарда тәртип саклау мөһимлеген искә төшерде, дин әһелләренә авыл биләмәләре башлыклары, урындагы хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре, вазыйфа кешеләре белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтте, кешеләр белән аралаш- канда ипле мөгамәлә сакланырга тиешлеген белдерде.

Авыл биләмәсе башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев кыскача үзләрендәге хәлләргә байкау ясады, авыл имамы вазыйфасын үтәүче Илгизәр Хәсәновның һәр мөрәҗәгате җентекле өйрәнелеп, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелүе турында бәян итте. Киңәшле эш таркалмас Илгизәр Зөфәр улы үзе дә сүз алып, авылда 2013 елдан оештырылган мәхәллә эшчәнлеге турында хисап тотты. Бүген алар Рәҗәптә мәчет төзү нияте белән янып йөриләр икән. Бу җәһәттән урын билгеләнелеп, анда нигез ташлары кайтара башлаганнар да инде. Имамның кулында биредә төзеләсе Аллаһ йортының сметасы да бар, аны уңышлы тормышка ашыру өчен ярыйсы гына суммада матди ярдәм таләп ителә икән. Аңа мәхәллә халыкның ниятен тормышка ашыру юллары җентекле аңлатылды, бу җәһәттән эшләр башкарырга юнәлеш бирелде.

Өлкән яшьтәгеләрне реабилитацияләү үзәге директоры Фәнзир Мөхәммәдиев кунакларны үзе җитәкләгән учреждение эшчәнлеге белән танышырга чакырды, имамнарга вазыйфа бурычларын тайпылышсыз башкаруда уңышлар теләде.

Чакыруны ихлас кабул иткән имамнар юл уңаеннан мәчет төзеләсе урында тукталып, Ходайдан изге ниятнең тормышка ашуын сорап, имам-хатиб Галим хәзрәт Шакиров җитәкчелегендә Коръән аятьләре укып, дога кылдылар. Иншаллаһ, рәҗәплеләрнең изге нияте тормышка ашу да озакка сузылмас, дип ышанасы килә.
Читайте нас: