ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 август 2019, 13:53

НӘШРИЯТ БАНКРОТЛЫКТАН САКЛАП КАЛЫНДЫ

Башкортстан Арбитраж судының 6 августтагы карары белен «Башкортстан» нәшриятенең банкротлык процедурасы туктатылды. Предприятие финанс яктан тотрыклыга әверелә һәм табышлы эшләү юнәлешенә чыга башлады, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгына республика җир һем милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы Олег Полстовалов.

"Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча без бу мәсьәлә белән узган елның октябреннән шөгыльләндек, — дип аныклады О.Полстовалов. — Бу айларда нәшрият йортының баш кредиторы — ВТБ банкы белән авыр сөйләшүләр алып барылды. Төбәк фонды хисабына бурыч сатып алу, залог белән тәэмин итү, коллектив белән эшчәнлек алып барылды. Бик күп суд процесслары узды. Хәзер без предприятиенең киләчәге өметле, банкротлык процедурасы туктатылды дип ныклы әйтә алабыз".

ВТБ белән сөйләшүләр барышында 80 млн. сум күләмендәге бурыч дисконтланды, республика «Төбәк фонды» аша нәшриятның баш кредиторы булды. Шулай итеп, предприятиене кризистан чыгару төгәлләнде, яңа җитәкчелекне билгеләү һәм табышлы эшчәнлеккә чыгу көтелә.

Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: