ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 август 2019, 17:46

Район үзәгендә яшәүчеләрнең сходы

Узган шимбәдә район үзәгенең Ленин урамында (базар арты өлеше) урнашкан йортларда яшәүчеләрнең күмәк сходы үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре катнашлыгында биредә яшәүчеләр йортлары тирәли проблемалы участокны ремонтлап тәртипкә китерү мәсьәләсен хәл иттеләр.
Биләмә хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов, сходны ачып, халыкның үтенеч-гозерләнеп кабатлап барлады. Биредәге йортларда яшәүчеләр үзләрен борчыган юлсызлык, кайчандыр – дистә еллар элек үк коммуналь хезмәткәрләр артыннан калган чокыр-чакырлар күмдерелмәү, өстәвенә төнлә яктыртылмау, кышларын кардан тазартылмавы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Һәркайсын тыңлап бетергәч, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев кузгатылган проблемаларны хәл итү юллары турында әңгәмә кузгатты. Халык фикерләренә һәм электр челтәрләре предприятиесе директоры Илдар Әхмәтгадил улы Рәхимовның, су белән тәэмин итү предприятиесе җитәкчесе Фән Зөфәр улы Големовның, юл төзү-төзекләндерү предприятиесе директоры Риф Хәбибрахман улы Мусинның, муниципаль базар директоры Альберт Ләбиб улы Гарифуллинның аңлатмаларына таянып, агымдагы айдан ук тәүдә электр баганаларын күчерү, төнлә яктырткыч фонарьлар урнаштыру, артабан яңа суүткәргеч линиясен салу, иң ахырда автотранспорт үтә алырлык киңлектә асфальт юл төзү эшләрен башлау турында уртак фикергә киленде. Булдырылган барлык уңайлыкларны артабан бергәләп сакларга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтелде.
Читайте нас: