ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 август 2019, 17:28

КАРТАДАГЫ АКЧА “КАНАТЛАНМАСЫН” ӨЧЕН…

Телефон мошенниклары 43 яшьлек Уфалы ир-егетнең банк картасыннан 60 мең сумны урлаган. Хәл болай булган. Тәүдә аның телефонына “матур” номердан (гадәттә аны банк клиентларына ярдәм күрсәтү хезмәте номеры буларак куллана) шалтыраталар. Шуңа да бу кешедә бер шик тә тумый.

Алдашып шалтыратучы әлеге кешегә исеме-әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә, аның картасының соңгы саннарын да белә хәтта. Шалтыратучы бу ир-атка аның картасыннан кемнеңдер зур сумма – 30 мең сум акчаны күчереп алуы турында хәбәр итә. Шуңа да калган акчага да тотынмасыннар өчен аларны икенче махсус исәпкә күчерергә кирәк, ди. Моның өчен тәүдә шәхси кабинетка керү мотлак ди һәм ышанычлы итеп нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлата, сөйләшү барышында смс-хәбәрләр аша килгән кодларны сорый.Әңгәмә ахырында шалтыратучы тиз арада картадагы акчага куелган блокны алу коды киләчәк дип хәбәр итә. Каза күрүче аны бер сәгать дәвамында көтә. Әмма юкка гына – ә бу вакытта аның картасыннан 60 мең сум акча билгесез юнәлештә “очып”, юкка чыга.

Әйе, законсыз юллар белән акча эшләүчеләр һич тик тормый – заман технологияләренә яраклашып, кеше талау юлларын көннән-көн камилләштерә бара. Моңа кадәр күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанучан булуларыннан файдалансалар, хәзер инде урта яшьтәгеләрне “ә” дигәнче “төп башына утырта” башладылар.

Мондый хәлгә калмас өчен нәрсә эшләп, үзеңне ничек яклап, картадагы акчаны саклап калып була соң? Безгә калса, ысулы бер. Мондый шалтырату килгәч тә әңгәмәне өзү һәм иң беренче эш итеп картаның артында язылган клиентларны хезмәтләндерү үзәгенең телефон саннарын җыю һәм җиткерелгән мәгълүматның дөреслеген тикшерү. Әлегә мондый урлашулардан саклануның моңардан да ышанычлырак ысулы юк.
Читайте нас: