ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 август 2019, 14:08

“НУР”ЛЫЛАР “АЙГӨЛ ИЛЕ”Н ӘЗЕРЛИ

“НУР”ЛЫЛАР “АЙГӨЛ ИЛЕ”Н ӘЗЕРЛИ

Уфа дәүләт “Нур” татар театры 28-нче иҗади сезонда яңа премьера әзерли. Ул – Мостай Кәримнең “Айгөл иле” драмасы буенча романтик тамаша.

Спектакльнең премьерасы 27-28 сентябрь көннәрендә үтәр, дип көтелә. Ул Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена багышлана. Тамашаның режиссеры – Зиннур Сөләйманов. Рольләрне театрның танылган артистлары башкара.

Юбилейлы даталарга бай булган һәм Русия белән Башкортстанда Театр елы дип игълан ителгән елга туры килгән бу сезонда милли классиканы үз итүче башкортстанлылар өчен менә дигән бүләк булачак әлеге премьера.
Читайте нас: