ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 13:07

Авыл тормышын яктыртып

Яңа китап дөнья күрде

Чакмагыш мәгълүмат үзәге басмаханәсендә чираттагы китап дөнья күрде: райондашыбыз Ризида Каюмованың “Җил капкалы

авылым” дип аталган тәүге иҗади җыентыгы ул. Китапта авторның төрле еллар- да үзе иҗат иткән шигырьләре, “Игенче” гәзите битләрендә дөнья күргән берничә мәкаләсе тупланган. Аларда күңел самимилеге, туган җиргә, аның булдыклы кешеләренә сөю-ихтирам хисләре белән бергә күңелләргә илһам биреп торучы авыл тормышы тасвирланган. Үзенчәлекле сурәтләү алымнары белән ул җанга газиз җиребезнең бөтен күркәмлеген ачып сала алган, шигырьләре укучыны тәэ- сирләндерә, уйландыра, яшьлек елларына алып кайта, бәбкә үләне баскан чирәм өстендә яланаяклы эзләрне сагындыра, бәбкә саклаган, яланнарда маллар көткән, болыннарда чәчәкләр, урман-кырларда җиләк җыйган, елгаларда су коенган чакларны искә төшерә.

Китапның матур итеп эшләнелүендә редакция хезмәткәрләре Гөлнур Хәлиуллина, Рузилә Әмирханова, Элина Ханнанова, Гөлназ Хафизованың зур тырышлыгы салынган.

Басма БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары В.В. Соколов белән И.М. Усмановның матди ярдәме белән дөнья күрде. Районыбызда күп тармакларда хезмәт итүчеләр белән беррәттән талант ияләрен дә дәртләндерә белүче әлеге ир-узаманнарга автор чиксез рәхмәтләрен белдерә. Ризида ханымның иҗат багажында әле тагын да эчтәлеклерәк,

байрак әсәрләр һәм багажлар күп, аларның да якын киләчәктә дөньяга чыгуларын көтәбез. Тәүге иҗат җимешен авторның үзеннән алырга мөмкин. Бәйләнешкә чыгу өчен редакциягә мөрәҗәгать итәргә.
Читайте нас: