ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 12:54

Куәтләрне арттырырга, яңа эш урыннары ачарга

Булдыклылар заманы

Муниципаль район хакимиятендә узган атнада пәнҗешәмбе көнне үткән чираттагы “Инвестицияләр сәгате”ндә район үзәгендә дистә елга якын эшләп килгән “Золушка” икмәк-кондитер эшләнмәләре җитештерү предприятиесендә җитештерү куәтләрен арттыру мәсьәләсе күтәрелде һәм хуплау тапты.

Бу турыда тулырак мәгълүмат безнең хәбәрчебезнең әлеге предприятие җитәкчесе, эшкуар Руслан Рәшит улы Харисов белән

әңгәмәсендә.

–Руслан Рәшит улы, Сезне үзегез яшәгән Дүртөйле шәһәрендә генә түгел, безнең районда да яхшы беләләр. Эшкуарлыкның бу төре белән шөгыльләнергә нәрсә этәргеч бирде?

–Яңа гына мичтән чыккан, аппетитны ачып, эссе булары бөркелеп торган икмәк һәм булка эшләнмәләре һәммәбезгә дә кечкенәдән үк яхшы таныш. Халыкта: “Икмәк – һәммәсенә дә баш”, – дип юкка гына әйтмиләр бит, ансыз тормышны күз алдына да

китерә алмыйбыз. Эшкуарлыкка тотынганда мин иң тәүдә әнә шуларны күз уңында тоттым. Югыйсә, әзер пешкәнне алып сату җиңелрәк тә, отышлырак булыр иде, диючеләр дә булыр. Шәхсән үзем алыпсатарлык яклы түгелмен, шуңа күрә җитештерү эшчәнлеген оештыруны хуп күрәм. Дүртөйледә дә, Чакмагышта да предприятиеләрем әнә шул максаттан оештырылды да инде.

–Исемен үзенчәлекле итеп сайлагансыз… –Кечкенәдән үк ишетеп тә, укып та, мультфильмнар һәм кинофильмнардан карап та белгән уңган кыз – Шарль Перроның әкиятенең төп герое Золушкага тукталу очраклы гына түгел, әл- бәттә. Изгелекле, илгәзәк, өстәвенә үтә чибәр дә кыз бөтен күркәм сыйфатлары өчен олы бүләккә лаек була – аны король улы ошатып, гашыйк була һәм гомерлек яры итә. Безнең ассортименттагы икмәкне, булкалар һәм кондитер эшләнмәләрен кулланучы һәр кеше бәхеткә ирешсен, дигән мәгънә дә бар. Аннары бездә хезмәткәрләрнең дә иң уңганнары, булдыклылары һәм шул ук вакытта иң чибәрләре эшли, дисәм дә арттыру булмас.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 64 санында укый аласыз.)

Читайте нас: