ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 август 2019, 18:23

ЯҢА АВТОБУСЛАР КАЙТАРЫЛА

Бүген, 9 августта, республиканың төп пассажир ташучы оешмасы — “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесенә шәһәр-ара, шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларын хезмәтләндерү өчен “Форд Транзит” маркалы 110 яңа автобус тапшырылды.

Аларның 55-е шәһәр-ара маршрутларга чыгарыла һәм әлеге көнгә кадәр автобуслар даими йөрмәгән район үзәкләрен республика башкаласы белән тоташтырачак. Янә 55 автобус шәһәр яны маршрутларын хезмәтләндерүгә җәлеп ителә.

“Без “Башавтотранс”ка 1 сентябрьгә кадәр республиканың барлык районнарын да Уфа белән безнең дәүләт пассажир ташучысының автобуслары ярдәмендә тоташтырылсын дигән күрсәтмә бирдек. “Автотранс”ны шуның өчен саклап калдык. Аларга зур автобусларның тәүге партияләре тапшырылды да инде. Бүген янә 110 автобус бүләбез, киләсе атнада тагын 100 транспорт булачак. Гомумән алганда, юл йөрүләр уңайлы булсын өчен 550ләп автобус тапшырылачак. Бу – республикада яшәүчеләр көтеп алган шатлыклы вакыйга. Бүген 16 УПАПка автобуслар кайтарыла”, – диде төбәк җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров, журналистлар сорауларына җавап биреп.


Фото: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: