ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2019, 13:08

Комбайнның яңа төре сынау үтә

“Алексеевский” совхозы басуларында “Полесье” газ-мотор ягулыгында эшләүче “Полесье” комбайны уҗым бодаен урып-җыюда сынау үтә. Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән үткәрелгән сынауның максаты – комбайн техник параметрларда билгеләнгән барлык таләпләргә дә туры килүен һәм аны куллануның икътисади яктан нәтиҗәле булуын ачыклау.

“Әлеге вакытта дизель ягулыгының 1 литры якынча 50 сум, метанның хакы 16 сум белән бәяләнә. Газның күбрәк тотынылуын күз уңында тотып исәпләгәндә дә, комбайнны ягулык белән тәэмин итү 1,5 тапкырга экономлырак булып чыга. Бу нәтиҗә әлеге агрегат җитештерелгән Белоруссиядә дә үткәрелгән сынауларда расланды. Йомгаклап әйткәндә, зур мәйданнар игелгән хуҗалыкларда экономия уннарча миллион сум тәшкил итәргә мөмкин”, – дип хәбәр итә “Агросила” авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче компания директоры Рөстәм Батталов.


Р.Арсланова әзерләде.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.

Фото: "Башинформ" агентлыгы..
Читайте нас: