ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2019, 18:43

РЕСПУБЛИКА ПЕДАГОГЛАРЫ КИҢӘШМӘГӘ ҖЫЕЛА

16 августта Уфадагы “Торатау” Конгресс-Холлында мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе була. Ул “Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру шартларында Башкортстан Республикасы мәгарифенең яңа мөмкинлекләре” темасына багышлана.

Киңәшмә чикләрендә 8 дискуссия мәйданчыгы оештырыла. Анда «Мәгариф», «Демография» федераль гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелә.

Бу көнне «Территорияләр үсеше механизмы буларак дөнья күләмендәге фәнни-мәгариф үзәкләре», «РФ Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәрге чорга исәпләнгән гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары” Указын тормышка ашыру», «Башкортстан Республикасында балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру системасы: балалар ялын оештыру учреждениеләрендә хәвефсез мохит булдыру», «“Заман мәктәбе”, “Һәр баланың уңышы”, “Санлы белем бирү мохите максатлы моделен гамәлгә кертү”, “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Яшь һөнәрмәннәр (Һөнәри белм бирүнең конкурентлыгын үстерү) федераль проектын тормышка ашыру шартларында урта һөнәри белем бирү системасын үстерү”», «Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларга белем алуда ярдәм», «Башкортстан Республикасы мәгарифендә методик система үсеше» мәйданчыклары эшлиячәк.

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә республиканың дәүләт власте органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, һөнәри белем бирү оешмалары һәм ата-аналар җәмгыятьләре вәкилләре чыгыш ясаячак дип көтелә.


Р.Арсланова әзерләде.


Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: