ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2019, 16:21

ЯҢА ЗАКОН ҮЗ КӨЧЕНӘ КЕРДЕ

Башкортстанда ташламалы торак базарында спекуляцияләрне булдырмауга юнәлдерелгән закон үз көченә керде. «Республикада 2014 елдан бирле «Торак төзелешенә акча туплау» (“Жилстройсбережения”) программасы эшли. Анда катнашучы башта 3-6 ел дәвамында акча туплый, бу вакыт эчендә әлеге акча янына республика бюджетыннан субсидия дә өстәлә. Ә аннан соң ташламалы ставка буенча торак кредиты ала һәм торакны махсус бәя белән сатып ала. Гамәлдә аерым гражданнарның әлеге программага исем өчен генә кереп һәм акча туплап тормый гына, торакны ташламалы бәягә сатып алу һәм аны яңадан сату очраклары да күзәтелде", — ди Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Парламент рәисе әйтүенчә, кабул ителгән закон бу хокук бозуларны кисәтәчәк һәм республика тарафыннан ташламалы торак төзү өчен җәлеп ителгән коммерцияле булмаган оешмаларның торак сату тәртибен оптимальләштерәчәк.

«Мондый торакны хәзер «Торак төзелешенә акча туплау» программасының барлык шартларын үтәп кенә сатып алырга мөмкин булачак. Закон республикада саклык-ипотека механизмнарының база принципларын саклауны тәэмин итә, яңадан сату максатында ташламалы торак сатып алу мөмкинлеген юкка чыгара, — дип билгеләде Константин Толкачев.



Р.Арсланова әзерләде.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.

Фото: ачык чыганак.

Читайте нас: