Башкортстанның Әбҗәлил, Баймак, Зилаер, Куергазы, Стәрлебаш һәм Хәйбулла районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе – бу алты районда май-июль айларында яңгырлар бөтенләй дә яумаган. “Корылык һәм эссе җилләр басулардагы үсентеләргә үсәргә ирек бирмәде, быел бу басулардан уңыш көтәсе, урып-җыю эшләрен башкарып та торасы юк”, — ди мондагы аграрийлар. Гадәттән тыш хәл кертелү турындагы Карарга республика җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Р.Хәбиров кул куйды. Гадәттән тыш август ае ахырына кадәр дәвам итә.
Ә республиканың башка төбәкләрендә яңгырлар озакка китеп, уңышны җыеп алуга комачаулый. Табигатьнең усал шаяртуымы бу, кешеләрне кисәтергә теләвеме?..