Аны журналист, “Саба” радиосында башкорт телендәге “Морадым” музыкаль-мәгълүмәт тапшыруын алып баручы Рәхимә Вәлиуллина язган. Китап башкорт һәм татар телләрендә берәр мең данәдә дөнья күргән. Автор аны язу тарихын болай тасвирлый: “Барысы да беренче очрашудан башланды. Мин Радикны һәм аның 13 кешене берләштергән төркемен өемә чакырдым. Ул вакытта егет Татарстанга беренче тапкыр килде һәм мин аңа ярдәм итәргә булдым, теләктәшлек белдердем. Соңрак инде аның якыннары белән дуслашып киттем, Радикның үзе белән дә бер генә тапкыр сөйләшмәдем, әнисе, укытучылары белән аралаштым. Бу – гади малайның ничек күтәрелеп китүе турындагы тарих. Аны хәзер үк инде мәктәпләрдән сорап алалар”. Китапта җырчының алты айлык чагыннан ук төшерелгән һәм бүгенге көнгә кадәрге фотосурәтләре зур урын алып тора.