ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 август 2019, 17:15

ФАТИР САТЫП АЛУНЫҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ НИНДИ?

Билгеле булуынча, агымдагы елның 1 июленнән барлык йорт төзүче оешмалар торакны яңа кагыйдәләр буенча – эскроу-исәпләр аша сатуга күчәргә тиеш иде. Моны “Күп фатирлы йортлар төзүдә өлешләтә катнашу турында”гы федераль закон таләп итә.

Бу нинди яңалык, ул кем өчен файдалы һәм нинди үзгәрешләргә китерәчәк соң?


НӘРСӘ УЛ ЭСКРОУ-ИСӘП?

Ул – фатир сатып алучы һәм сатучыга зур күләмдәге акча белән исәпләшү уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен банкта ачылган исәп (счет). Фатир сатып алучы бу исәпкә акчаны сала, ә сатучы аларны килешүдә каралган шартларны үтәгәч кенә алырга хокуклы була. Банк әлеге сату-алуның намуслы үтәлүенә күзәтчелек итә.

Гамәлдә бу ничек була, дисезме? Мәсәлән, Айдар Илдардан фатир сатып алырга теләк белдерә. Ике як та банкка килеп, билгеләнгән вакытка эскроу-исәп ача. Акчаны алуның төп шарты – фатирны Айдарның милке итеп рәсмиләштерү. Моның дәлиле – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) күчермә яки Росреестрда теркәлгән сатып-алу турындагы килешү. Айдар эксроу-исәпкә килешүдә күрсәтелгән сумманы күчерә. Илдар барлык документларны рәсмиләштереп, банкка алып килә. Барысы да тәртиптә булса, банк Илдарга эскроу-исәптәге акчаны алырга мөмкинлек бирә яки аның теләге буенча башка исәпкә күчерә.

Әгәр сату-алу килешүе үтми һәм Илдар күрсәтелгән вакытка документларны китерми икән, банк исәпне яба да, акчаны Айдарга кире кайтара. Әгәр документларны рәсмиләштерү озакка сузылса, килешү вакытын да озайтырга була, әмма моның өчен банк гадәттә өстәмә комиссия акчасын ала. Эскроу-исәп ачуның максималь вакыты – 5 ел. Бу вакыт үткәннән соң фатир һәм документлар сатып алучыга тапшырылмаса, аның акчасы кире кайтарыла.


БУ НИ ӨЧЕН КИРӘК?

Төзелә торган йорттан фатир сатып алганда эскроу-килешүнең төп өстенлеге – өлешләтә түләүчеләрне яклау. Схема болай эшли:

–Сез өлешләтә төзелештә катнашу турында килешү төзисез һәм аны Росреестрда теркисез.

–Сезнең беренче взносыгыз һәм ай саен түләнә торган акчагыз төзүче оешмага түгел, банктагы эскроу-исәпкә салына. Бу шулай ук ипотека килешүләренә дә кагыла. Төзүче компания акчаны йортны төзеп бетергәч һәм сатып алучыга фатирларны тапшыргач кына ала.

–Йортны төзүче компания аны күтәрү өчен акчаны шул ук банктан түбән процент белән ала. Банк ул акчаның ничек тотынылуын ныклы күзәтә. Төзүче аларны тик билгеләнгән торак комплексын төзүгә генә юнәлтә ала, башка максатта тотынырга хокукы юк.


КАЙСЫ БАНКТА ИСӘП АЧУ ТУРЫНДАГЫ КАРАРНЫ КЕМ КАБУЛ ИТӘ?

Төзүче. Банкларның теләсә кайсын түгел, Үзәк банкның исемлегенә кертелгәнен генә сайлап була. Бу исемлектә югары кредит рейтингына ия булган банклар гына бар. Башкортстанда эскроу буенча алты оешма эшли. Алар – Саклык банкы, «Банк Дом.рф», ВТБ, «Открытие» и «Газпромбанк».

1 июльдән башлап әлеге көнгә кадәр 14 шундый килешү төзелгән дә инде.
Сайтка Р.Арсланова әзерләде.

Бу хакта тулырак мәгълүматны http://www.bashinform.ru/news/1340245-eskrou-scheta-k..сайтыннан укып белергә була.

Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: