Киңәшмә эшендә 400дән артык кеше катнаша. Педагоглар, мәгариф өлкәсендә хезмәт салучы белгечләр, республика җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре туган телләрне өйрәнү, сәләтле балалар белән эшләү, мәгариф системасын санлы юнәлешкә күчерү, милли мәгарифне үстерү, урта һөнәри белем бирү эчтәлеген актуальләштерү, балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләрен төзү, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләрне тикшерә.