ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 август 2019, 12:28

5800 СТУДЕНТ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЕЛЕМ АЛАЧАК

Республиканың югары уку йортларында бакалавриат һәм специаюнәлешләре (көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары) буенча укырга кабул итү тәмамланды. Башкортстан университетларының көндезге бүлекләрендә 5800дән артык студент белем алачак.

Барлык югары уку йортларына керү өчен БДИ нәтиҗәләре буенча уртача баллның былтыргыдан югарырак булуы күзәтелде. Ул 62,4тән 83,7 кадәр җитте. Бу критерий буенча лидерлар өчлеге мондый булды:

1.Башкортстан дәүләт медицина университеты – 83,7 балл;

2.Уфа дәүләт нефть-техник университеты – 74,8 балл;

3.Уфа дәүләт авиация-техник университеты – 71,8 балл.

Югары уку йортларына сынауларсыз укырга керүчеләр дә бар. Алар – Русия күләмендәге олимпиадаларның 22 җиңүчесе һәм призеры. Аларның 21е – Уфа дәүләт нефть-техник университетын, берсе – Уфа дәүләт авиация техник университетын сайлады.

182 кеше югары уку йортларына кичке уку формасы буенча кабул ителде. Бу очракта студентлар уку белән кайда да булса эшләүне бергә алып бару мөмкинлегенә ия.

Меңгә якын абитуриент максатлы укыту килешүе буенча студентлар исемлегенә кертелгән. Иң күп килешүләр республиканың шәһәр һәм районнары хакимиятләре, шулай ук “Газпром”, “Транснефть”, “УМПО” предприятиеләре белән төзелгән.

Иң таләп ителгән һөнәрләр исемлегендә — химия һәм химия технологиясе, шулай ук мәгълүмат технологияләре, нефть-газ эше, педагогик белем, дәвалау эше, актер осталыгы, төзелеш һәм агроинженерия тармаклары белгечлекләре.

Республиканың югары уку йортларында югары БДИ балларына ия булган студентларга (200дән артык булган очрата) 30 мең сумга кадәр арттырылган стипендия түләү, чит ил югары уку йортлары белән килешүләр төзеп стажировкаларга җибәрү һәм академик алмашулар оештырыла, аеруча сәләтле студентларны һәр университетта булдырылган махсус программаларга кертелә.

Коммерция нигезендә уку өчен документлар август ахырына кадәр кабул ителә.

Р.Арсланова әзерләде.

Фото: ачык чыганак.



Читайте нас: