ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 август 2019, 14:56

Мәктәпләрдә – тәрбия юнәлешендәге яңа проектлар

Яңа уку елында республика мәктәпләрендә тәрбия юнәлешендәге берничә проект старт ала. 719 мәктәптә “Гаилә тормышы” (“Семьеведение”), 539ында – “Мәктәпләргә – кинодәресләр” («Киноуроки в школы»), 279ында “Уңай гадәтләр мәктәбе” («Школа позитивных привычек»), 30 мәктәптә сынау рәвешендә “Киләчәккә юллама” («Путевка в будущее»), 54ендә шулай ук сынау рәвешендә “Класс тәрбиячесе” (“Классный воспитатель”) юнәлешләре буенча эшчәнлек алып барылачак. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә төбәкнең мәгариф министры вазыйфасын башкаручы А.Хажин белдерде.

Сентябрь аеннан 71 мәктәптә “Югарыга оч!” (“Взлетай!”) проекты эшли башлый. Бу комплекслы программа өстәмә белем ресурсларын куллану исәбенә укучыларның функциональ мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә. Ул “Шахмат уйнарга өйрән!”, “Спорт белән дус бул!”, “Интерактив башкорт теле”, “Иркен сөйләш!” (сөйләм дәрәҗәсендәге инглиз теле), “Минем гаиләм”, “Бие!”, “Руль артына утыр!” дип исемләнгән модульләр нигезендә тормышка ашырыла. 2020 елдан башлап “Югарыга оч!”(“Взлетай!”) проекты Башкортстанның барлык муниципаль берләшмәләрендә эшли башлаячак.

Р.Арсланова әзерләде.

Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: