ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 август 2019, 12:22

УФАДА – ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН ЗУР СПОРТ ЧАРАСЫ

24-27 август көннәрендә Уфадагы Халык дуслыгы проспекты, 47 йорт адресы буенча урнашкан Спорт әзерлеге үзәгендә Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы үтә. Өлкәннәр катнашлыгындагы бу спорт чарасы 2014 елдан башлап үткәрелә. Ул РФ Спорт, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары һәм “Русиянең пенсионерлар союзы” гомумрусия җәмәгать оешмасы җитәкчелегендә оештырыла. Чараның максаты – Русиянең төрле субъектларында яшәүче хаклы ялдагы өлкәннәрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Моңа кадәр мондый Спартакиадалар Чабаксар, Саратов, Тула, Пенза һәм Новосибирск шәһәрләрендә үтте.

Уфадагы зур спорт бәйрәменә илнең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән 700 һәвәскәр спортчы җыелыр, дип көтелә. Чара К.Маркс урамындагы “Динамо” стадионында 24 августта 19.00 сәгатьтә тантаналы шартларда ачыла. Бу тантанада башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак, шулай ук күңел ачу шоу-программасы да әзерләнә.

Р.Арсланова әзерләде.

Читайте нас: