ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 август 2019, 16:24

“Алга” картасы яңа мөмкинлекләр ача

20 августта “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесенә янә 120 автобус тапшырылды. Аларның 60ы – аз кешегә исәпләнгән, 42се – урта класслы транспорт.

Башкортстан башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров билгеләвенчә, ай ахырына кадәр төбәкнең төп пассажир ташучы оешмасы урта класслы янә 180 автобус кайтарылачак. Ноябрь ае азагында исә 74 күп пассажирга исәпләнгән автобус тапшырылыр, дип күзаллана. Йомгаклап әйткәндә, ел ахырына кадәр предприятиегә 527 пассажир транспорты тапшырыла.

1 сентябрьдән “Башавтотранс” автобусларында бер тапкыр “Алга” картасы белән түләп бер сәгать эчендә өстәмә түләүсез берничә автобуска күчеп утырып йөрү мөмкин булачак. Артабан бу “бәхетле сәгать”кә трамвайлар, троллейбуслар һәм электричкалар да кушылачак. “Әлегә коммерция нигезендә пассажирлар ташучы кайсы бер кешеләр бу программага кушылу мөһимлеген аңлап бетермиләр. Тик алар моны аңлаячаклар. Без ныкышмал һәм максатчан. Безнең җәмәгать транспорты илдә иң яхшысы булачак”, – дип яза Р.Ф.Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Читайте нас: