ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 август 2019, 16:01

“Кино төне”нә Уфа да кушыла

24 августта Уфа “Кино төне” Гомумрусия акциясенә кушыла. Шәһәр кинотеатрларында, мәдәният йортларында, китапханәләр һәм музейларда мастер-класслар, уен программалары, кино күрсәтүләр, тематик лекцияләр, экскурсияләр, иҗади очрашулар, викториналар һәм күргәзмәләр оештырыла. Акция чикләрендәге чаралар 17.00 сәгатьтән башлана. Аларга керү – бушлай.

“Кино төне”ндә тамашачыларга гомумрусия интернет тавыш бирү аша сайлап алынган кинолар күрсәтеләчәк. Алар арасында – «Балканский рубеж», «Домовой» һәм «Полицейский с Рублевки” фильмнары, шулай ук Башкортстанда төшерелгән ленталар – Б.Йосыповның “Первая Республика”, А.Аскаровның «Из Уфы с любовью», “Башкортостан”киностудиясенең «Домочадцы», «Три письма», «Еңмеш», «Рахмат» фильмнары тәкъдим ителә.

Шушы ук көнне “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Серебряный Акбузат” халыкара фестивале ачыла. 27 августта Уфа амфитеатрында кинофильмнар музыкасына багышланган “Симфотөн” үткәрелә. Анда республиканың Милли симфоник оркестры катнаша.

Р.Арсланова әзерләде.
Читайте нас: