ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 август 2019, 17:25

Балаларны мәктәпкә җыю өчен ярдәм булырмы?

Русиядә мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү өчен “Беренче сентябрь капиталы” программасы гамәлгә керергә мөмкин. Аны Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Борис Чернышев тәкъдим итте. Бу турыдагы мөрәҗәгатьне депутат вице-премьер Татьяна Голиковага тапшырган. Б.Чернышев әйтүенчә, һәр гаиләдә дә, бигрәк тә төбәкләрдә яшәүчеләрдә, баланы мәктәпкә җыю өчен матди мөмкинлекләр юк. Шуңа да ата-аналар мәктәп кирәк-яракларын башка чыгымнарны кыскарту исәбенә алырга мәҗбүр була. Шуңа да Б.Чернышев “Беренче сентябрь капиталы” программасын гамәлгә ашырырга тәкъдим итә. Аның чикләрендә ата-аналарга мәктәп кирәк-яракларын алуга тотынылган чыгымнар өчен өстәмә акча бүлү күзаллана. Бу ярдәмнең суммасы аныкланмый.

Р.Арсланова әзерләде.
Читайте нас: