ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 август 2019, 17:30

Дәүләтнең төп символы

1994 елның 20 августында гамәлгә кергән РФ Президенты Указы нигезендә 22 августта илдә Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләнә.

Илнең ак, зәңгәр, кызыл төсле триколоры 300 еллык бай тарихка ия. Ул XVII-XVIII гасырлар чикләрендә, Русиянең үзен көчле дәүләт булып дөньяга таныткан чорда барлыкка килә. Беренче рус хәрби корабльләре белән бер вакытта диярлек барлыкка килгән бу әләм XIX гасырга кадәр тәү чиратта флот мәдәниятенең бер өлеше буларак яшәп килә. Әлеге триколорны коры җирдә куллана башлау башлыча рус диңгезчеләренең географик ачышлары белән бәйле.

1883 елда Александр III ак-зәңгәр-кызыл триколорны империянең рәсми флагы дип игълан итә. Әмма рәсми рәвештә бу әләм 1896 елда, Николай IIнең коронациясе алдыннан гына раслана. Милли флагның өч төсе Ак, Кече һәм Бөек Русия берлеген символлаштыра.

Совет илендә 70 ел дәвамында кызыл әләм дәүләт флагы була.

РСФСР Югары Советының гадәттән тыш сессиясе 1991 елның 22 августында Русиянең рәсми символы дип триколорны кабул итә. 2000 елның 25 декабрендә РФ Президенты В.Путин “Русия Федерациясенең Дәүләт флагы турында” федераль конституцион законга кул куйды.

Хәзеге вакытта кулланылган рәсми булмаган трактовкага ярашлы, әләмнең ак төсе – тынычлык, чисталык, камиллекне; зәңгәр төсе – ышаныч-иман һәм тугрылыкны; кызыл төсе – энергия, көч, Ватан азатлыгы өчен түгелгән канны символлаштыра.

Заманча триколор милләтнең чын символына әверелде. Дәүләт флагы көнендә ил күләмендә бәйрәм чаралары үткәрелә. Мондый чараларның берсе Аблай мәдәният йортында үтте. Аның художество житәкчесе Лида Шәяхмәтова белән авыл китапханәсе китапханәчесе Рәзифә Арсланова “Тарих фонындагы өч символ” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм “Бу флагны дөньяда барысы да белә” рәсемнәр конкурсын оештырдылар. “Русия флагы көне – мәңгелек кыйммәтләр булган ватанпәрвәрлек, дәүләтчелек тойгылары аша җәмгыятьне берләштерүче бәйрәм. Ул русиялеләрдә бөек дәүләт, ватандашлар өчен горурлык тойгысы уята. Бу чарада катнашкан балалар Русия флагы тарихы турында үзләре өчен яңа булган мәгълүмат үзләштерделәр, шулай ук алар белән гаилә, туган авыл, Ватан турында әңгәмә үткәрдек. Малайлар-кызлар Русия әләменең символик әһәмияте турында белделәр, башка милләт кешеләренә толерантлык турында да сүз барды”, – ди алар.
Читайте нас: