ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 август 2019, 14:58

Укучы балалары булган гаиләләргә - ташламалар

Башкортстан канунияте буенча төбәктә яшәүче мәктәп яшендәге балалар тәрбияләгән күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен ташламалар гамәлдә.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайдан хәбәр итүләренчә, беренчедән, ата-аналар мәктәп формасын алганда тотылган чыгымнар өчен компенсация алырга хокуклы. Бу ташламадан ике елга бер тапкыр файдаланып була. Икенчедән, бу гаиләләрдә тәрбияләнгән укучылар мәктәп ашханәсендә бушлай тукланалар. Беренче сыйныфка баручы малайлар-кызларга яңа уку елы алдыннан мәктәп сумкасы һәм уку-язу кирәк-яраклары җыелмасы тапшырыла.

Алда язып үткән ташламаларга 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган, һәр кешегә исәпләгән керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы. Ташламалардан файдалану өчен бала белем алган мәктәпкә тиешле документларны тапшырырга кирәк булачак. Гадәттә, моның өчен гариза язарга, паспорт мәгълүматларын, гаиләнең әз тәэмин ителгән булуын дәлилләүче белешмә, мәктәп формасы алган магазиннан чек (компенсация алу өчен) тапшырырга кирәк була.

Ташламалардан файдалану турында тулырак мәгълүмат БР Хөкүмәтенең агымдагы елның 1 апрелендә кабул ителгән карарында аныкланган.

Р.Арсланова әзерләде.

Читайте нас: