Быел беренче тапкыр Белем көне бәйрәме Башкортстанда алкоголь продукциясен сатуны тыю шартларында үткәреләчәк. Алдагы 1 сентябрь якшәмбегә туры килә, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен уку елы 2 сентябрьдә башланачак.
"Бу көнне республикада алкогольле эчемлекләрне, шул исәптән сыраны да, сату тыелачак, – диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Алкогольсез беренче сабантуйлар һәм Яшьләр көне тәҗрибәсе халыкның чикләүләрне кертүгә аңлап каравын күрсәтте. Бу чара җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итә. Шулай ук яшьләр арасында хәмер куллануның кимүен дә көтәбез".
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 30 маенда республика Дәүләт Җыелышы депутатлары алкоголь сатуны чикләүгә юнәлдерелгән закон кабул итте. Яшьләр көнендә (27 июнь), Белем көнендә (1 сентябрь, якшәмбегә туры килсә, 2 сентябрь) һәм авылларда сабантуйлар үткәрелгән көннәрдә хәмер сатуны тыелды. Шулай ук көн саен алкогольле продукцияне сату вакыты да кыскартылды. Спиртлы эчемлекләр хәзер 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр сатыла (элеккеге режим гамәлдә булганда 8.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр иде).