ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 август 2019, 17:29

Ил Президенты белән очрашуда

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Мәскәүдә ил Президенты Владимир Путин белән очрашты. Очрашу барышында төбәкнең социаль-икътисади хәле тикшерелде. Төбәк җитәкчесе база күрсәткечләре буенча уңай үзгәрешләр булуын билгеләде. Шулай ук республикадагы демография мәсьәләсе дә күтәрелде. В.В.Путин ни өчен Башкортстанда балалар үлеме күрсәткечләре югары булуы белән кызыксынды. Төбәк башлыгы вазыйфасын башкаручы Р.ф.Хәбиров моны туым һәм үлем күрсәткечләре буенча саннарның төгәл һәм объектив булуын әйтте һәм республика җитәкчелеге бу җәһәттән хәлне яхшырту өчен чаралар күрәчәге турында белдерде.

Очрашуда төбәктәге хезмәт хакы күләме, инвестиция керемнәренең, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренең артуы, аерым икътисади зона төзү турында да сүз барды. Әңгәмә барышында ил Президенты яшь чагында Салават шәһәрендә үткән дзюдо буенча бәйгегә баруы турында сөйләде. Очрашу ахырында Р.Ф.Хәбиров 2021 елда республикада юниорлар арасында грек-рим, ирекле көрәш һәм хатын-кызлар көрәше буенча дөнья чемпионаты үтәчәге турында хәбәр итте.

Р.Арсланова әзерләде.


Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: