Күптән түгел Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе “Барыбыз да сайлауга!” (“Все на выборы!”) конкурсын игълан иткән иде. Ай дәвамында ведомство адресына республиканың шәһәр һәм районнарыннан 150дән артык иҗади эш тапшырылган. Төрле яшь категорияләре буенча конкурста катнашкан 62 иҗади эш призлы урыннарны яулаган. Бәйгегә җибәрелгән иң яхшы һәм уңышлы дип табылган рәсем-плакатлар шәһәр-районнардагы йортлар диварларына зурайтылып урнаштырылды. Алар башкортстанлыларны 8 сентябрь көнендә сайлау участокларына килеп, республика җитәкчесе булырга лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен тавыш бирергә чакыра.
Бәйгедә җиңүчеләр арасында безнең райондашыбыз булуы аеруча сөенечле. Чакмагыштан 13 яшьлек Булат Ситдиков Балалар сәнгать мәктәбенең художество классы укытучысы Айгөл Кудрявцева белән берлектә атна дәвамында рәсем-плакатның эскизын уйлап әзерләгәннән соң аны тормышка ашырдылар һәм конкурс комиссиясенә тапшырдылар. Ә бәйгедә Булат әнисе киңәше буенча катнашты. Һәм юкка түгел – сигезенче сыйныфта укучы райондашыбыз икенче урынны яулады. Әнисе Гөлзия Ситдикова бу хакта: “Улым биюгә дә, рәсем төшерергә дә оста. Бу яклап ул әтисенә охшаган. Булат көннәр буе төрле сурәтләр эшләргә әзер”, – ди.
Булатның иң яхшыларның берсе дип бәяләнгән иҗади эше Уфа шәһәрендәге Җәлил Киекбаев урамындагы күп катлы йортның стенасына урнаштырылды.