Билгеле булуынча, агымдагы елның февралендә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка җиткергән Юлламада гамәлдәге “Земский доктор” программасына охшаш “Земский учитель” программасын да булдырырга тәкъдим иткән иде. Дәүләт ярдәменең әлеге төренә халкы 50 мең кешедән артмаган авылларга, эшчеләр поселокларына, шәһәр тибындагы поселокларга һәм кече шәһәрләргә эшкә кайтучы укытучылар дәгъва итә ала. Хөкүмәт бу хактагы документны1 декабрьдән дә калмыйча әзерләп бетерергә тиеш була. Һәм ул киләсе 2020 елдан эшли башлар дип күзаллана. Программа чикләрендә анда катнашучыларга 1 млн. сум акча бүлү планлаштырыла. Бу суммадан НДФ салымы түләнми, дип көтелә.
Бу программада бары тик укытучылар гына катнаша, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башка педагогия өлкәсе хезмәткәрләре әлеге категориягә кертелми. Башка педагогия өлкәсе хезмәткәрләре дигәндә тәрбиячеләр, хезмәт, физкультура буенча инструкторлар, концертмейстер, логопед, методист, музыкаль җитәкче, өстәмә белем бирү педагогы, педагог-китапханәче, педагог-психолог, социаль педагог, тренер-укытучылар күз уңында тотыла.