ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 сентябрь 2019, 16:50

Изге чишмә яңартылды

Бүген районыбызның Тукай авылыннан ерак түгел урында – авылга кергән юл буенда агып яткан чишмә икенче яшьлегенә кайтты. Яңа төсмер алган чишмәнең тарихы ерак елларга барып тоташа: Чүпрәй акланындагы бу чишмәдән авыл халкы гомер буе печән өстендә суын эчеп сусавын баскан, чишмә суы бик тә шифалы булган. Аны тергезү, төзекләндерү нияте белән авылның аксакалы фәзир Вәлиуллин һәм староста Өлфәт Фәрхетдинов район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, районда мондый изге гамәлләр һәрвакыт хуплана һәм уңышлы тормышка ашырыла. Бу җәһәттән төрле дәүләт программалары да ярдәмгә килә. “Тукай” чишмәсе дә “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә төзекләндерелде. Яңартылган чишмәне ачу тантанасында БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Усманов, муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Дәүләтова, авыл халкы, кунаклар катнашты. Иң элек Яңа Балтач авылының “Фәридә” мәчете имамы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев тарафыннан Коръән аятьләре укылды.
(Теманың дәвамын гәзитебезнең киләсе саннарында укый аласыз).
Читайте нас: