ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 сентябрь 2019, 16:48

Каһарманнар хөрмәтенә

Шушы көннәрдә Иске Почкак авылы халкы тагын бер яңа объектлы булды. Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә стела һәм Дан ордены кавалеры Иске Почкакның горурлыгы булган Шәйхелислам Гомәр улы Сәлихов хөрмәтенә куелган һәйкәл бар иде. Кичә исә районда уңышлы тормышка ашырылып килгән “Эшлекле гамәлләр” проекты ярдәмендә тагын да матурырак итеп эшләнгән авыл халкын шатландырып , каһарманнар хөрмәтенә стеланың яңасы ачылды. Иске Почкак авылыннан Бөек Ватан сугышына 176 кеше сугышка китеп, 80е илебез азатлыгы өчен һәлак булган .Стелага куелган исемлеккә барысы 137 кеше теркәлгән. Мәрмәр һәйкәлне ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры И.М. Усманов, Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Р.Х. Сәлимгәрәева,район Советы депутатлары рәисе И.М. Соколова, район ветераннар советы рәисе Э.Г. Еникеев,авыл биләмәсенең ветераннар Советы рәисе В.И. Захаров, авылда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Ө.Г. Арсланов, авыл халкы, укучылар катнашты.
(Теманың дәвамын гәзитебезнең киләсе саннарында укый аласыз).
Читайте нас: