Чакмагыш районында барлык сайлау участоклары бердәм сайлау көнен үзвакытында башлап җибәрде. Иң беренче тавыш бирүчеләргә һәм яше җитеп конституцион бурычын беренче тапкыр үтәүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелә. Көн дәвамында һәр участокта сайлаучылар өчен дистәләгән истәлекле акцияләр оештырылачак. Рәхим итегез, дуслар!