Нәкъ 7дә Яңа Коты авылының мәдәният йортында урнашкан 3305 санлы сайлау участогы ачылды.Бу вакытта Чакмагыштан төнге сменадан кайтучы Роберт Сәетгәрәев беренче булып ,ә инде абыйлы-энеле Мусиннар эшкә барышлый кереп гражданлык бурычларын үтәделәр.Олысы-кечесе әнә шулай килә торды,ипләп кенә сайлый торды.
----Безнең сайлау участогына исемлек буенча 484 кеше килергә тиеш.10 кеше әле сайлауда беренче тапкыр катнашучы яшьләр.Аларны сайлау хокукына ия булулары белән котлап бүләкләр дә тапшырачакбыз ,-диде сайлау комиссиясе рәисе Раушания Маликова.
Көннең яртысында алынган мәгълүматлар буенча сайлаучыларның 60 проөенты гражданлык бурычын үтәде