ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 сентябрь 2019, 11:38

Күргәзмәләр бәйрәм кәефе бүләк итә

Рәзилә Басыйрова.

Бердәм сайлаулар көненә багышлап, районда күп төрле чаралар үтә, сайлау участоклары урнашкан биналарда, мәктәпләрдә, район һәм авыллардагы мәдәният йортларында күргәзмәләр оештырыла. Чакмагыштагы Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы балалар бакчасында урнашкан 3262 санлы участок сайлау комиссиясе эшләгән бина алдында да зәвыклылыгы, оста куллар булдырган эшләнмәләрнең акыл һәм фантазия байлыгы, төсләрнең чагулыгы-яктылыгы белән сокландырган күргәзмә оештырылган. Балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрнең һәм биредә тәрбияләнүче балалар, аларның ата-аналары тырышлыгы белән табигый материаллар кулланып барлыкка китерелгән бу матурлык һәр кешене таң калдыра, күңелләргә бәйрәм кәефе өсти.
Читайте нас: